ЧЕГӘН АЛКАСЫ 6 БҮЛЕК
Ышанам Хәлил,ышанам, диде Мәдинә.Нишләтәсең,бик яраткандыр инде күрәсең.
Ләкин бит,Мәдинә,яратам дип, андый зшкә бармыйлардыр инде.Яраткан бер кеше сихерчегә йөгерсә нәрсә булыр, Аллах сакласын.
Анысы шулай,Хәлил, шулаай..Курыкмыйча гаилә бозганнар да,кеше ярын сихерчеләргә барып үзләренә каратканнар да бар дөньяда.Әйе,бар.Юк түгел.Андыйларга башкаларның хисләрен таптап китү берни тормыйдыр шул.Аларның гына бары үзләренә рәхәт булсын да,бары алар гына бәхетле булсын.Ә менә ирсез, сөйгән ярсыз калганнарның күз яшьләре бер төшәр,дип уйлый микән соң ул бәдбәхетләр.Юктыр Хәлил, юктыр.
Мәдинә күлмәк итәкләрен тарткалап торып басты.
Әйдә,Хәлил,монда хәтле килгәнсең икән, өйгә керик.Әйдә.Туңдыра башлады..
Сөйгәненең кулларыннан тотып, Хәлил дә торып басты.Әлбәттә, Мәдинә,әлбәттә.Әйдә керик,диде ул, уйчан гына.Мине хәзер кусаң да китмим инде.Синең бу тормышта сыңар канат белән очуыңны башка теләмим. Шулай да,Мәдинә,син бит әле әйтмәдең,минеке булырга, тормыш юлыннан бергә барырга ризамы син?
Уйларга кирәк Хәлил,дип өй ишеген ачты Мәдинә.Риза,дип әйтүгә тагын урлап китмәсләрме соң?Син бигрәк әле, килеп тә кердем, бәреп тә ектым дигәндәй.Мәдинә серле генә елмаеп өйгә керде. Балдагын тотып Хәлил дә яшьлек мәхәббәте артыннан иярде.
Ул арада Мәдинә тиз генә чәйнеген куеп җибәрде, өстәлгә тәм том тезде.Кулларын юып,Хәлил дә аның янына ук килеп утырды.
Әгәр шулай авырып,хәлем китмәсә, мин һаман тегенең янында яшәп ятар идем бит,ә,диде ул авыр сулап,хатынын исеме белән дә әйтергә теләмичә.Нәрсәдер булганын җаным-тәнем белән сизенә идем бит югыйсә.Ә үзем, юк.Нәрсә икәнен һич аңлый алмадым.Уянып китәрмен дә, янымда син булырсың сыман тоела иде миңа.Томанда яшәгәнмен мин Мәдинә.Томанда.
Димәк шулай язылган булган инде.Минем дә тормыш юлым җиңел булмады Хәлил,дип күзләрен тутырып сөйгәненә карады Мәдинә.Күз яшьләре ансы минем дә күп тамды.
Чәйләрен эчеп,алар залга чыгып, йомшак диванга утырдылар.
Сөйләшәсе,аңлашасы сүзләре бик күп иде аларның.Хәтирәләрне яңартасы,хисләргә өр яңадан кайнар сулыш өрәсе бар иде.
Мәдинә бер тында бәйнә бәйнә үз тормышын сөйләп алды да,күпне күргән чемоданнан бер кочак хат алып Хәлилгә тоттырды.
Хәлил, диде ул,зәңгәр тышлы конвертларга күз ташлап.Тормышымда авырлыклыклар күп булса да, язмышыма рәхмәтле мин,Аллага шөкер.Тормышым мул, кызым, туганнарым исән саулар.Ә син әйдә бу бүлмәгә кер дә,менә бу хатларны ача тор яме.Миңа киләсе кеше бар иде,соңыннан рәхәтләнеп сөйләшербез.Балдакны да ерак яшермә..
Хәлил коты очып Мәдинәгә карады.Ләкин шулай да үзен кулга алып,ә кем ул? дип сорарга җөрьят итмәде .Дөрес, мине генә көтеп ятмас бит инде,дигән уй, йөрәген кискәләп-кискәләп алгандай булды булуын.Ләкин өзгәләнүен сөйгәненә сиздермәде Хәлил.Идәнгә төшеп киткән бер хатны иелеп алды да, аптырап Мәдинәгә төбәлде.
Нәрсә аптырап калдың?Тапшырылмаган хатлар бу, диде Мәдинә уйчан гына.Тапшырылмаган хат-лар .Минем хисләр, минем сагышлар.Ә син әйдә , әйдә менә бу бүлмәгә кер дә,бераз яшьлеккә кайтып кил.Һәр хатта номер бар, рәте белән укы.Менә беренчесе, икенче..
Шулай дип Мәдинә,Хәлилне төртеп диярлек кояш нурлары балкып торган,ике зур тәрәзәле иркен бүлмәгә кертеп җибәрде дә,шул арада ишектән күренгән матур гына яшь егеткә эндәште.
-Исәнмесез, әйдәгез, узыгыз.
Алар шулай исәнләшеп алдылар да,тәрәзәләрен алмагач ботаклары үбеп утырган залга уздылар.Хәлил эшнең нәрсәдә икәнен белмичә, бөтенләй коелып төште.Урамда ерганак ерып маташкан теге әбинең: Мәдинәне аны эзләп килүче син генә түгел, дигәне бәгьрен өтәләп алды.Кем микән соң бу?Кияве мазар микән? дип уйлады ул.Алай дисәң нигә чит телдә сөйләшәләр.Хәлил хатларны ипләп кенә карават өстенә куйды да, кызыксынып шыпырт кына ишекне этте.Залда Мәдинәнең матур итеп көлгәне,теге яшь егетнең чит телдә нидер сөйләгәне ишетелде.Күпме генә тыңлап торса да, берни аңламаган Хәлил аптырап ишекне кире япты да,бераз уйланып торганнан соң, беренче хатны ачты.
Кадерлем!Ничә еллардан соң, сине күрәсе килү теләгемне баса алмыйча беренче хатымны язам...
Хәлил укыды да укыды.Беренче хат артыннан икенче хат, өченчесе дүртенче..Уйлары белән ул беренче тапкыр танышкан минутларга, яшьлегенә , Мәдинәсенә атап алтын балдак сайлаган мизгелләргә кайтты.Укыган саен бер талпынып зәңгәр күкләргә очса, бер кара җирне тырный тырный елыйсы килде аның.Күзләреннән тамган яшь бөртекләре, яңакларын юып хат язылган ак дәфтәр битләренә тамдылар.Бишенче хатны укырга инде көч тапмыйча, караваттагы йомшак мендәргә башын төртеп,үксеп елап җибәрде Хәлил.Күпме вакыт узганын да югалтты ул, кайда икәнен дә онытты..Бары,ишек төбендә яшьлек мәхәббәтен күреп яшәешкә кайтты.
Егетемне озаттым, диде Мәдинә, шаккатып карап торган Хәлилгә карап.Бүгенгә җитәр.
Бүгенгә нәрсә җитәр?диде Хәлил, хисләреннән айный алмыйча.Нинди егет?
Мәдинә күзләрендә кояш нурлары уйнатып көлеп җибәрде.
Укучы егетем,диде ул елмаеп.Мин бит Хәлил, инг.дән дәресләр бирәм.Укучыларым да җитәрлек.
Укучыларым, чит телдән?Син бух.бит Мәдинә? Әллә мин ялгышаммы?
Юк, Хәлил, юк.Ялгышмыйсың.Әйе, мин бухгалтер, диде Мәдинә, Хәлиле янына утырып.Ләкин мин Казанда эшләгәндә, инглиз телен тирәнтен өйрәндем.Аннары мин өйрәткән күрше кызы олимпиада да беренче урын алгач, бүтәннәр дә килә башлады.Шулай итеп, менәә..аз булса да акча эшләп ятам.
Менә сиңа мәә, диде Хәлил.Син үзлегеңнән шулай өйрәндең?
Юк та, әйе дә.Балалар бакчасында эшләгәндә анда инглиз теле укытучысын штатка алганнар иде.Иң башта аннан өйрәндем, аннары өйдә укыдым, белмәгәннәрен шул укытучы кыздан сорадым.Инглизчә җырлар да җырларга өйрәндем.Менә терә вәйт, Хәлил.Бераз кайгы сагышларымны онытырга ярый әле шул фән булды.
Кайгы сагышлар? Хәлил Мәдинәне назлап кочагына кысты.Әйе, кадерлем, кайгы сагышлар күп очраган юлыңда.Югалту ачыларын күп татыгансың..
Мәдинә караватның бер почмагында яткан хатларны җыеп тумбочка өстенә алып куйды да, Хәлилгә карады.
Калганнарын соңыннан укырсың, хәзер әйдә бераз үзең турында да сөйләп кит әле диде ул, ярым пышылдап.Ату гел минем турында гына сөйләшәбез.Син ничек , кайда яшәдең.Институтны бетергәч кайда эшләдең, ничә балагыз бар..
Тукта әле, Мәдинә, тукта дип көлә көлә сөйгәнен туктаттыХәлил.Берәм берәм генә бир сорауларны яме?
Син ничек?Тәәк.Мин әйбәт.
Икенче сорау Кайда яшәдең?Үзебезнең район үзәгендә.Әнә шулай өч сүз белән генә тормыш юлын сөйләп тә бирде Хәлил.Бер малаем бар, өйләнгән, инженер.Бик акыллы.Үзем поселокта ПМК начальнигы идем.
Менә шулай сине генә яратып, яннарыңа килергә юл тапмыйча, каңгырап яшәдем мин матурым.
Бераз тын калып утырганнан соң, Хәлил яңадан кесәсеннән балдакны алды.Мәдинә,юк кына дип әйтмә.Үтенеп сорыйм.Гомер көзләренә бергә, парлап керик, дип өмет тулы күзләрен сөйгәненә төбәде.
Тик Мәдинә генә балдакны бармагына кияргә ашыкмады.Алкаларын инде чегәннәргз биргәч, башка авырлыклар килмәслегенә ышанса да, көтмәгәндә ишелеп төшкән бәхетеннән курыкты ул.
Аңлыйм, Мәдинә!диде Хәлил.Бик яхшы аңлыйм.Үзем дә инде,гафу итә күр, ашыктырдым дип,балдакны сервантта торган бәллүр фужерга салып куйды.Вакыты җиткәч, үзең алырсың.
Төнгә кадәр рәхәтләнеп сөйләште алар.Беренче тапкыр очрашу, танышу мизгелләрен искә алдылар.Очрашып йөргәндәге хатирәләрне яңарттылар.
Ләкин икесенең дә йөзләрендә үкенү чаткыларының әсәре дә юк иде.Аның каравы,күзләргә кунган мәхәббәт нурлары,иреннәргә кунаклаган бәхетле елмаю тартылу көчен ныгыттылар гына.Әйтерсең лә аерылып торган озын-озын еллар да, үкенү сагышлар да булмаган.Бары шушы уртак кич,бәхетле очрашу мизгелләре.Һәм алда ап- ак нурларга төренеп сузылган тормыш сукмагы..
Менә кояш офык артына тәгәрәп, төн үзенең кара зәңгәр пардәсен япты.Күктә йолдызлар җемелдәде, болар нишлиләр микән дигәндәй, айның беренче нурлары тәрәзәгә кагылдылар.
Соң инде Хәлил,сиңа да урын җәям дип,Мәдинә мыштым гына йокы бүлмәсенә атлады.Шул мәлдә, Хәлил бар булган ирлек көчен җыеп Мәдинәне үзенең көчле куллары белән кочаклап :Яратам мин сине Мәдинә, яратам дип,аның инде ничә еллар буе наз күрмәгән иреннәренә үрелде...
